Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

         Хәзерге вакытта районның барлык хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Инде 2,1 мең гектардан артык Кайбыч кырлары чәчелгән. 1,5 мең гектардан артык арпа, 200 гектарга якын сабан бодае, 300 гектардан артык берьеллык үләннәр чәчелгән.  Техник культураларга килгәндә, бүгенге көндә 100 гектардан артык шикәр чөгендере чәчелгән.
         Шулай ук районда туңга сөрү һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау, аларны тукландыру эшләре башкарыла. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау буенча авыл хуҗалыгы эшләре 22 мең га мәйданда (планнан 76%) башкарылган, ә күпьеллык үләннәр - 9 мең га мәйданда (планнан 75%).  Уҗымнар-6 мең га (55%), күпьеллык үләннәр-1,5 мең га (12 %) мәйданда тукландырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International