26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бүген бу уңайдан Галия Кайбицкая исемендәге музейда тантаналы чара үтте. Бәйрәм чарасы иң беренче татар теленең гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән башланып китте, аннары музей директоры Энҗе Мингалиева, Габдулла Тукайны бөек татар шагыйре булырлык итеп тәрбияләгән Мотыйгулла Төхвәтуллинның роле турында сөйләде. Шигырь бәйрәмендә Олы Кайбыч, Бәрлебашы, Борындык, Федоровский, Багай мәктәпләре укучылары катнашты. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен, үзләре иҗат иткән һәм башка авторларның Тукайга багышлап язылган шигырьләрен сөйләделәр, җырлар тыңладылар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторинада катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре музей залында Габдулла Тукайга багышланган китаплар күргәзмәсе оештырды.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5137727.htm.