ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2019 ел
җомга

23 июнь көнне Казанда милли татар бәйрәме Сабантуй узды. Бәйрәм кысаларында Татарстанның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре – хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр, Анда безнең районнан бүләкләнүчеләр арасында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамилә Щукина да бар иде. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен ул 100000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
 


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Багай башлангыч мәктәбендә булды, анда мәктәп бинасы торышы белән танышты, мәктәп бакчасында, шулай ук балалар бакчасында булды.  Ул шулай ук Араслан мәктәбендә эшләр торышы белән дә кызыксынды, үзара салым мәсьәләсенә дә кагылды.
 

25 июнь көнне 11.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Кадастр палатасы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде.  Сезнең игътибарыгызга аеруча актуаль сораулар һәм аларга җавапларны тәкъдим итәбез.
 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә район хуҗалыкларында 2600 тонна печән, 30000 тонна сенаж һәм 52 тонна яфрак азык әзерләнгән. Районда шартлы терлеккә 7,1 центнер азык берәмлеге исәпләнгән.
 

20 июньдә Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе узды. Конференция барышында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рушания Лотфуллина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

24 июнь көнне район мәдәният йортында 11 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булып узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар катнашты.
 

23 июнь көнне Федоровское авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Рус каенкае" бәйрәме үткәрделәр. Каен Россия символы булып санала. Аның турында күп җырлар һәм күп шигырьләр язылуы гаҗәп тә түгел. Бу көнне каенлык төрле төстәге тасмалар белән бизәлде, җырлар җырланды, әйлән-бәйлән уйналды, балаларга, яшьләргә бәйрәм традицияләре аңлатылды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) түбәндәгеләрне хәбәр итә.
 


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

29 июнь көнне 20: 00 Олы Кайбыч авылының "Сабантуй" ял паркында Яшьләр көне уңаеннан дискотека узачак.
 

2019 елның 25 июненнән 29 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International