24 июнь көнне район мәдәният йортында 11 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булып узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар катнашты.
Котлау сүзләре белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп тәмамлавы һәм олы тормыш башлану белән котлады, аларның югары уку йортларына уңышлы урнашуларын һәм яраткан мәктәпләрен, укытучыларын онытмауларын теләде. Бу чарада Альберт Илгизәр улы район башлыгы буларак кына түгел, ә ата-ана буларак та катнашты.
Быел район мәктәпләреннән 104 укучы, шуларның 14 - алтын медальчеләр, 9ы-Олы Кайбыч мәктәбеннән - Фирүзә Мусина, Кадрия Бикчәнтәева, Диана Вишнякова, Алсу Сафина, Юлия Канашова, Адилә Гыйбадуллина, Артем Николаев, Илсинә Шакирова, Рәсим Ильясов. Аларның барысына да район башлыгы урта гомуми белем турындагы аттестатлар һәм "Укудагы аерым уңышлары өчен" алтын медальләр тапшырды.
Чара барышында ата - аналар исеменнән Нина Вишнякова һәм Алмаз Вәлиуллин чыгыш ясады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үнберенчеләрнең беренче укытучылары Наилә Закирова белән Асия Шакирова тантананың кадерле кунаклары булдылар.