20 июньдә Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе узды. Конференция барышында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рушания Лотфуллина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.