11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Хәзерге вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларга чыгару максатында якланган “яшел продукция” брендын булдыру буенча эш алып барыла. Үз продукциясенең һәм аны җитештерүнең тиешле таләпләргә туры килүен раслаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төргәктә бердәм үрнәктәге махсус тамга кую хокукын алачаклар.
2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.
Салым хезмәте 25 октябрьдә 08:00 дән 19:00 гә кадәр физик затларга мәгълүмат бирү буенча Ачык ишекләр көне үткәрә.
Район хуҗалыкларында намус белән хезмәт иткән, үз һөнәрләренә фидакарьлек күрсәткән алдынгылар күп.
12 октябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда безнең районнан "Гөбенә", "Дубрава", "Золотая Нива", "Родина", "Подберезье", "Кайбычагрохимсервис" авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук Мәлки сельпосы, икмәк комбинаты, , Йолдыз, Союз-Агро кулланучылар кооперативлары, "СЛ-Молоко", Муклуков КФХасы, районның авыл җирлекләре вәкилләре катнашты.
«Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре - кырларда, фермаларда һәм авылдагы башка производстволарда эшләүчеләр, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
10 октябрь көнне район мәдәният йортында К.Тинчурин театр артистлары катнашында Исламия Мәхмүтованың "Син бит минем бергенәм спектакле булып узды.
Бүген Кайбыч үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе Ринат Зиннәт улы Нигъмәтуллин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Район башлыгы исеменнән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова котлады. Ул аңа сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Ринат Зиннәтовичны шулай ук Кайбыч үзәк район хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина һәм хастаханә коллективы да котлады.
10 октябрь көнне «Әкият» курчак театры балалары өлкәннәр декадасы кысаларында Федоровское авылының картлар һәм инвалидлар интернат – йортында кунакта булдылар. Яшь артистлар тагын өлкән яшьтәге кешеләрне һәм интернат йорты хезмәткәрләрен үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Алар белән шулай ук «Колобок» һәм «Теремок» курчак спектакле күрсәтелде. Курчак спектаклендә 3 нче сыйныф укучылары катнашты, алар өчен бу дебют, өлкәннәр аудиториясе алдында беренче чыгыш булды. Очрашу ахырында өлкәннәр балаларга курчак тамашасын караудан сөенергә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерде.