Кайбыч үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе үзенең юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 11 октябре, җомга

          Бүген Кайбыч үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе Ринат Зиннәт улы Нигъмәтуллин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Район башлыгы исеменнән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова котлады. Ул аңа сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Ринат Зиннәтовичны шулай ук Кайбыч үзәк район хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина һәм хастаханә коллективы да котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International