28 ноябрь көнне Колаңгы станциясендә яшәүче Яшина Галина Архиповна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлады. Ул Галина Архиповнага район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләде.
Байморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Насыйбуллина Фәйрүзә Насибулла кызы 28 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранга озын гомер һәм сәламәтлек теләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов һәм Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков килделәр. Кунаклар Фәйрүзә Насыйбулла кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, шулай ук муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырдылар.
Бүген Россия Кораллы Көчләре сафларына Муратово авылыннан Артур Сапаркинны озаттылар.
Игелекле эш башкарырга барчабыз да мөмкинбез. Игелекле эш башкару - ул бит юмарт булу һәм дә киң күңелле булуга этәргеч.
27 ноябрь көнне Казан шәһәрендә "Сәйяр" балалар яшүсмерләр театрларының республика фестиваленең йомгаклау этабы узды. Фестиваль 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуровның вәкиле - КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов Кайбыч районында гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 3 кеше язылды, аларның барысына да аңлату җаваплар бирелде.
27 ноябрь көнне Афанасьевка авыл клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды.
Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен берничә көн вакыт калып бара, дип искә төшерә.
2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Бүген район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Борындык авылында яшәүче Хәйруллин Наил Кашап улын 60 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, иминлек теләде, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.