ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2020 ел
якшәмбе
7 февральдә Яшел Үзәндә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Анда безнең районнан «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Җәмилә Сагыева, район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Аблязова, Кече Мәме фельдшер-акушерлык пункты мөдире Мәүлия Туралева, Олы Подберезье авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Оксана Емельянова катнаштылар.

8
февраль, 2020 ел
шимбә
Бүген Олы Кайбыч авылының "Имәнлек" чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары – 2020" массакүләм чаңгы ярышлары узды. Анда район мәктәпләре укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, пенсия яшендәге кешеләр катнашты. Ярышлар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

7
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Олы Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин каршында территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын раслау турында эшлекле киңәшмә узды.

Хөрмәтле район халкы!
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, 2019 елның 25 декабрендә республикада Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) имзаланды.

Агымдагы елның 5 февралендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсендә Республика территориясендә юл-транспорт вәзгыяте турындагы мәсьәләләрне карап, дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе Эчке эшләр органнары арасында үзләренең категориясендә 1 урынны алды. Әлеге чарада катнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершинга диплом тапшырылды.

6 февраль көнне Олы Кайбыч авылында халык җыены булып узды. Җыелыш кысаларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Фирнат һәм Альбина Хикматуллиннар гаиләсенә акчалата сертификат һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы билгесен тапшырды.

Күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәгән кызыксынган затлар, әгәр күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләгәндә, алар фикеренчә, дөрес булмаган белешмәләр, шулай ук базар бәясеннән файдаланып кадастр бәясен төгәлләштерү өчен, ТР Росреестры каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча судта яки комиссиядә бәхәсләшә алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен физик затлар тарафыннан дәгъвалау өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне саклау мәҗбүри. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, әлеге Комиссия 2017 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карый.

6 февральдә Казанда Татарстан Республикасыннан, Россиянең 50 субъектыннан һәм дөньяның 25 иленнән 200дән артык делегат катнашында Халыкара авыл яшьләре конгрессы ачылды. Аерым алганда, БДБ, Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакыстан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән.

2016 елның 1 августыннан салым хезмәте сайтында Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры (алга таба - ЕРСМСП) гамәлгә ашырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International