Олы Кайбычта "Россия чаңгы юллары – 2020" узды

2020 елның 8 феврале, шимбә

      Бүген Олы Кайбыч авылының "Имәнлек" чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары – 2020" массакүләм чаңгы ярышлары узды. Анда район мәктәпләре укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, пенсия яшендәге кешеләр катнашты. Ярышлар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

        Ярышта катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, "Форпост" үзәге җитәкчесе Юрий Михайлов һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина сәламләделәр. Барлык катнашучыларга да күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек һәм яңа спорт казанышлары теләделәр.
        Стартка беренче булып укучылар чыкты, алар биш яшь категориясендә көч сынашты. Аннары массакүләм старт булды, анда җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
        Оешмалар арасында янгын часте начальнигы Дамир Ибраһимов җиңүче булды, икенче урынны Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Фәнил Зиннуров, өченче урынны РУЭС хезмәткәре Айнур Абдуллин яулады. Хатын-кызлар арасында финишка беренче булып Олы Кайбыч балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Басыйрова килде, икенче урында-социаль яклау хезмәткәре Альбина Кузьмина, өченчедә-авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәре Анастасия Губеева.
          Пенсионерлар арасында дистанцияне Фаил Шаһивәлиев барысыннан да тизрәк үтте, Альберт Ярхәмов – икенче, Сабах Җиһаншин өченче булды. Хатын – кызлар арасында Рамилә Баймиева җиңүче булды, икенче урынны Равилә Хикмәтуллина, өченче урынны Гөлназ Сабитова яулады.
          Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
          Чарада катнашучыларны кайнар чәй һәм карабодай боткасы белән сыйладылар. Моның өчен акчаны Мәлки кулланучылар җәмгыяте, Кайбыч икмәк комбинаты һәм "Яруллин" КФХ бүлеп бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International