Артур Гафиятуллин Халыкара авыл яшьләре конгрессында катнаша

2020 елның 7 феврале, җомга

6 февральдә Казанда Татарстан Республикасыннан, Россиянең 50 субъектыннан һәм дөньяның 25 иленнән 200дән артык делегат катнашында Халыкара авыл яшьләре конгрессы ачылды. Аерым алганда, БДБ, Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакыстан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән.

Авыл яшьләре Конгрессы эшендә Кайбыч районының «Союз Агро» ССППК рәисе, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе әгъзасы Артур Гафиятуллин катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International