Татарстан Росреестры: күчемсез милек объектларының кадастр бәясе белән килешмәүчеләр өчен мөһим мәгълүмат

2020 елның 7 феврале, җомга

Күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәгән кызыксынган затлар, әгәр күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләгәндә, алар фикеренчә, дөрес булмаган белешмәләр, шулай ук базар бәясеннән файдаланып кадастр бәясен төгәлләштерү өчен, ТР Росреестры каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча судта яки комиссиядә бәхәсләшә алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен физик затлар тарафыннан дәгъвалау өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне саклау мәҗбүри. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, әлеге Комиссия 2017 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International