ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 3 июненнән 2020 елның 29 февраленә кадәр Федераль салым хезмәте «физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2015 елның 8 июнендәге 140-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ирекле декларациянең өченче этабы кысаларында махсус декларацияләр кабул итә.

11 февральдә Казан шәһәрендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәре укучылары арасында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Кайбыч муниципаль районыннан муниципаль этап җиңүчеләре: Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Садыкова Аделия (9Б сыйныф), Газимҗанова Гөлчәчәк (11Б сыйныф) һәм Федоровское урта мәктәбе укучысы Абдрахманова Айзилә (10б сыйныф) катнашты.
 

9 февральдә Казан шәһәрендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәре укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Кайбыч муниципаль районыннан муниципаль этап җиңүчесе, Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Аделия Садыкова катнашты. Йомгаклау этабын үткәрү нәтиҗәләре буенча ул республика олимпиадасы призеры булды. Без аны котлыйбыз!

12 февраль көнне район мәдәният йортында Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов концерты булып узды.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

10 февральдә Буа шәһәрендә 2019 – 2020 елларда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона туры узды.

Бүген Кайбыч районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 9 нчы сыйныф укучылары рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды. Беренче имтиханны 158 укучы тапшырды. Узган елдан әлеге сынауны уңышлы үтү укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ДИА) керү шартларының берсе булып тора.

11 февральдә Буа шәһәрендә «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының «Педагогик дебют» һәм «Ел укытучысы» номинацияләре буенча региональ этабының зона туры узды. Конкурста муниципаль этап җиңүчеләре: Иске Тәрбит мәктәбенең физика укытучысы Елена Сергеевна Демьянова, Хуҗа Хәсән мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вероника Валерьевна Кальчева, Олы Подберезье мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Любовь Николаевна Горбунова катнашты.

Агроиминләштерү – аграрийларның  финанс  тотрыклылыгын  тәэмин  итүдә нәтиҗәле инструмент. 13 февральдә 11 сәгатьтә Казан  Экспода Агросәнәгать форумы  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырыла  торган  түгәрәк  өстәл  нәкъ  менә  шул  темага  багышлана.    2019 елда  агроиминләштерүгә  йомгакларны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус Габдрахманов ясый. Шулай  ук  чарада    НСА Президенты  Корней Биждов катнаша.

 

11 февраль көнне Федоровское урта мәктәбе базасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыручы 3 педагогы катнашты.

Бүген 10:00 сәгатьтә "Казан ЭКСПО" Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының "2019 елда агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар" йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Утырышта шулай ук безнең район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International