Айзилә Абдрахманова-татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы җиңүчесе

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

      11 февральдә Казан шәһәрендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәре укучылары арасында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Кайбыч муниципаль районыннан муниципаль этап җиңүчеләре: Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Садыкова Аделия (9Б сыйныф), Газимҗанова Гөлчәчәк (11Б сыйныф) һәм Федоровское урта мәктәбе укучысы Абдрахманова Айзилә (10б сыйныф) катнашты.
      Йомгаклау этабын үткәрү нәтиҗәләре буенча Абдрахманова Айзилә республика олимпиадасында җиңүче булды. Без аны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International