Безнең район укытучылары Буада узган «Ел укытучысы-2020» конкурсында катнашты

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

       11 февральдә Буа шәһәрендә «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының «Педагогик дебют» һәм «Ел укытучысы» номинацияләре буенча региональ этабының зона туры узды. Конкурста муниципаль этап җиңүчеләре: Иске Тәрбит мәктәбенең физика укытучысы Елена Сергеевна Демьянова, Хуҗа Хәсән мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вероника Валерьевна Кальчева, Олы Подберезье мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Любовь Николаевна Горбунова катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International