
11 февраль көнне Федоровское урта мәктәбе базасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыручы 3 педагогы катнашты.