2019-2020 нче уку елына мәктәпкәчә белем бирү буенча эш планы нигезендә, оешмаларының федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, 2020 нче елның 27 нче февралендә Хуҗа Хәсән «Аленушка»балалар бакчасында район семинары узды.
Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының үлемсез хәрби батырлыгына хөрмәт тәрбияләү максатыннан, бүген Кайбыч муниципаль районының "Экология,мәдәният,мәгариф"мәктәптән тыш эшләр үзәге муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесендә “Казан обводы-тарихның язылмаган бите..." дигән җыелма уза.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча иң яхшы ветеран оешмасы конкурсы нәтиҗәләре буенча Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби-патриотик чараның иң яхшы сценарие номинациясендә, III урын Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Подберезье авыл җирлеге ветераннар (пенсионерлар) башлангыч оешмасына бирелде (рәисе – Елисеева Екатерина Ивановна, «Сталинград – киләчәк өчен көрәш»сценарий авторы Елисеева Е.И.).
Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Рәхматуллин Альберт Илгизәр улы җитәкчелегендә оештыру комитеты утырышы узды.
2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак.
"Демография" милли проектының «өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру»
2019 елның сентябреннән Кайбыч муниципаль районында «Демография» милли проектының «өлкән буын»федераль проектын гамәлгә ашыру башланды. - 2019 елның 4 аенда медицина учреждениесенә 584 өлкән яшьтәге граждан китерелгән.
Быел үзәк район хастаханәсенә диспансеризация һәм кирәкле медицина тикшерүләрен үтү өчен, авыл торак пунктларында яшәүче 1824 Өлкән кешене һәм инвалидны китерү планлаштырыла. Бүгенге көндә 250 кеше китерелгән.
Диспансерлаштыручыларның, машина йөртүче, фельдшер, социаль хезмәткәрләрнең, участок табибларынын һәм шәфкать туташларының бердәм эшләве яхшы тәэсир калдырды.
Кичә район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Шушы көннәрдә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Биккулова Алия Әсхәт Кызы «Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе хезмәткәрләренә яңа директорны Мотыйгуллина Алия Рауф кызын тәкъдим итте, моңа кадәр ул ЗАГС бүлеге белгече вазыйфасын башкарган
Кичә район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы гражданнарны кабул итте.Район башлыгына җир һәм торак, шулай ук матди ярдәмгә кагыла торган сораулар буенча морәжәгәт иттелэр. Кабул итүгә 5 кеше язылдылды. Аларның барысына да аңлатма бирелде.
2020 елның 21 февралендә Кайбыч районында «ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды. Акция Олы Кайбыч урта мәктәбендә узды.