Кичә район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Гумар Фаясович, Кайбыч узәк район хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин докладларын тыңладылар.
Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Алексеева Елена Николаевна һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Сафина Лилия Рәшит кызы «туган як тарихы»темасына доклад белән чыгыш ясадылар.