Татарстан Республикасында йорт хайваннарын (этләрне, мәчеләрне) вакцинацияләү буенча 20 июньнән 30 июньгә кадәр ункөнлек узды .Бу вакыт эчендә 43 эт, 26 мәче вакцинацияләнде. Ә район буенча барлыгы 01.07.2020 елга 513 эт, 526 мәче вакциналаштырылган.
Кичә район агрофирмаларында терлекчелек буенча район семинар-киңәшмәсе булды, анда терлекчелектәге 2020 елның алты ае эшенә йомгаклар ясалды.
Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч муниципаль районы территориясендә урнашкан сайлау участокларын карап чыкты.
Кичә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Биккулова Алия Әсхәт кызы 7 бала тәрбияләүче Мусиенко гаиләсенә планшет тапшырды.
Музейның бүләкләр коллекциясе тагын бер эксклюзив экспонатка баеды – 1х2 метр үлчәмдәге эскәтерне Чүти авылында яшәүче Румия апа Шитаева “Бүләк бирәм” акциясе кысаларында ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап махсус бәйләгән. Чит-читләре челтәрләп бәйләнгән, уртасында “ТАССР 100 ел” дигән язуы урнаштырылган эскәтерне сәнгать әсәре дими ни дисең?! Иҗади якын килү, тырышлык, сабырлык, фантазия, күңел җылысы бергә кушылган хезмәтнең матур нәтиҗәсе бу.
16 яше тулмаган балалар тәрбияләүче ата-аналарга, опекун яисә попечительләргә, 16 яшькә кадәрге баланы уллыкка алучыларга июль аенда балаларның һәркайсына унар мең сум акча түләячәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы “Балалары булган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында”гы Указы нигезендә бу акча агымдагы елның апреленнән һәм июнь аеннан 3 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга ун мең сум күләмендәге акчалата түләүләргә өстәмә рәвештә бирелә.
30 июньдә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә Казанда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую үзенчәлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк. «Кайнар линия» гә мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милек объектын кадастр исәбенә ни рәвешле куярга, моның өчен кирәкле документлар исемлеген, күчемсез милек объектларының үзгәрешләрен исәпкә алу, җир кишәрлекләре чикләрен төгәлләштерү һ. б. ларны белә алачаклар.
"Кайнар линия" телефоны (843)255-25-71.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында чәчүлекләрдән нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле”.
Эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез. Хезмәт хакын түләүне тоткарлаучыларга һәм аны "конвертларда" түлиләр «соры» хезмәт базары юнәлеше буенча халык контроле дәүләт мәгълүмат системасына керде. Халык контроле " системасына сылтама»: https://uslugi.tatarstan.ru.
Шулай ук, сез халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиягә 2-11-05, 2-14-29, 2-12-60 «кайнар линия» гә мөрәҗәгать итә һәм хезмәт хакына кагылышлы барлык хокук бозулар турында хәбәр итә аласыз
Хөрмәтле Кайбыч районы егетләре һәм кызлары!
Сезне чын күңелдән яшьлек бәйрәме-Россия яшьләре көне белән котлыйм !
Бүген илдә зур үзгәрешләр бара. Безнең районда, бөтен илдәге кебек үк, милли проектлар гамәлгә ашырыла. Бу эш киләчәк буыннар хакына башкарыла һәм яшьләрнең иң киң һәм актив катнашуына исәпләнгән.
Район тормышында яшьләр елдан-ел әһәмиятлерәк роль уйный. Безнең яшьләр актив гражданлык позициясе, тормыш белән зур кызыксыну, яхшы белем алу, бәйсезлек һәм мөстәкыйльлек белән аерылып тора.
Кайбыч районының яшь кешеләре талантлы, инициативалы, энергияле, кыю карарлар кабул итә беләләр. Районның киләчәген нәкъ менә сез тиздән билгеләячәксез. Сезгә, яшьләргә, туган районның, республиканың, илнең алга таба социаль-икътисади үсеше өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алырга туры киләчәк. Һәм ул нинди булачак, күбесенчә сезнең гражданлык позициягезгә әхлакый сайлавыгызга бәйле.
Чын күңелдән сезгә иң кыю проектларның һәм планнарыгызның тормышка ашуын телим. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Сезнең яшь елларыгыз тыгыз, якты һәм истә калырлык булсын!
Кайбыч муниципаль районы башлыгы А. И. Рәхмәтуллин.