ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2020 ел
җомга

Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин белән берлектә, Кайбыч муниципаль районы территориясендә урнашкан сайлау участокларын карап чыктылар.

Яшьләр көне уңаеннан @yashlek_kaybich "Кайбыч районы яшьләре" флешмобын башлап җибәрә"
Әгәр дә син тән һәм рух белән яшьлек-синең вакытың икәнен тоясың икән, селфи ясап, үзеңдә #яшьләрвакыты#Яшьләркөне#Кайбычрайоны  хэштеглары белән фото урнаштыр! 
Әйдәгез, Кайбыч районы яшьләре белән танышыйк.

Һәр көн сайлау тәмамланганнан соң биналарны тулысынча санитар эшкәртү башкарыла. Белгечләр тавыш бирү өчен кабиналарны, җиһазларны, барлык проходларны һәм диварларны –  эшкәртәләр. Участокны эшкәрткәннән соң аңа керү тавыш бирүнең икенче көненә кадәр ябыла.

"Һөнәри керемгә салым «махсус салым режимы үзмәшгуль гражданнар өчен административ йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән.Салым режимы шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәү, хисап бирү, кассаларны куллану зарурлыгын күздә тота. Салым һәм иминият взносларын түләү физик затның керемнәренә пропорциональ рәвештә башкарыла.

Татарстанда 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән  - 1%тан 5%ка кадәр  ставка буенча кредит алырга мөмкин.

Бу хакта бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан  Республикасы  ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты. 

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 2020 елның 26 июне Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы түбәндәге муниципаль районнарда көтелә: Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш, Алексеевск, Чистай, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы муниципаль районнары.

Район хуҗалыкларында яфрак азык әзерләү бара. Бу эштә аларга, традиция буенча, оешма-учреждениеләр коллективлары булыша.

Вакыт узу белән һәр тармакта нинди генә үзгәрешләр булмасын, терлекчелектә нинди генә яңа технологияләр кулланылмасын, терлекләргә яфрак азык әзерләү традициясе бүген дә дәвам итә. Шулай да юкә себеркеләре үз куллары белән әзерләнгән себеркеләр белән нәрсә чагыштыра ала соң?! Мондый яфрак азык алучы бозаулар төрле авыруларга бирешми. Ата-бабаларыбыз да моны яхшы белә иде.

Авыл халкы аны әзерләү таләпләрен яхшы белә: себеркеләр ике-өч килограмм авырлыктагы һәм юка ботаклардан гына бәйлиләр, җилләтелә торган, күләгәле урында киптерәләр.


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Альберт Рәхмәтуллин 1614нче сайлау участогына хатыны Эльмира Рәшит кызы белән килде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) 22 Июнь-6 июль көннәрендә икмәк-күмәч эшләнмәләренең һәм кондитер продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International