Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин өлкәннәрне бәйрәм белән котлый:
Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызны да Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлыйм.
Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез "Халыкара өлкәннәр көнен" билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда илебезнең куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде.
3 октябрь көнне 14. 00 сәг. Кайбыч районы мәдәният йортында «Салават» эстрада театры артистлары катнашында Өлкәннәр көненә багышланган “Гомеремнең алтын көзләре” дип исемләнгән концертка чакырып калабыз.
“Укучының мәдәни көндәлеге” - дигән проект кысаларында безнең укучыларыбыз гына түгел, әти-әниләр, хәтта әби-бабайлар да ешрак мәдәният оешмаларына йөри башладылар, бу бик яхшы күренеш. Бу проектка быел да 16 сентябрь көнне старт бирелде, мәктәпләрдә мәдәни дәресләр үткәрелде
30 сентябрь көнне Кайбыч районы мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры «Мәхәббәт баскычы” дип исемләнгән спектаклен тәкъдим итә
Һөнәри бәйрәмнәре белән тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләрне район котлый район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин:
Олы Кайбыч мәчетенә яңарту эшләреннән соң, бүген илаһи манара күтәрелде. Манараның биеклеге - җирдән алып айның очына кадәр 23 метр тәшкил итә.
Казандагы ярминкәләрдә Кайбыч районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә катнашты
Г.И. Сафиуллина күп еллар баш табиб урынбасары вазифасын башкарды. Аның эш стажы 16 елдан артык.
21 сентябрь көнне Кече Мәме авыл җирлегендә чираттагы депутатлар утырыш узды
Кайбыч районы «SаМоSтоятельные дети» проектының катнашучылары “Елмаю белән аралаш” дигән республика акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты – эчүчелек, наркомания кебек начар гадәтләргә каршы чыгу