“Укучының мәдәни көндәлеге”

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

     1 сентябрь- сихри көзгә аяк басу, ә укучылар өчен яңа уку елы башлану ул.  Кадерле укучыларыбыз мәктәп бусагасын атлап керү белән белем иленә чумалар. Болай булмый мөмкин дә түгел, чөнки тырышып уку өчен барлык мөмкинлекләр дә бар хәзер.  Балалар укып кына калмый, үзләренең буш вакытларын файдалы итеп үткәрә безнең районыбызда. Бассейнда су коену, тренажер залга йөрү, кышын тимераякта шуу, кичләрен ял паркында саф һавада ял итү - сәламәтлек өчен бик файдалы. Бу баланың физик яктан үсеше өчен бик кирәк. Сәламәт кеше рухи яктан да үсергә тиеш. Моның өчен дә барлык мөмкинлекләр бар. Районыбыздагы төрле мәдәният оешмалары: китапханәләр, мәдәният йортлары, музей, сәнгать мәктәбе укучыга рухи яктан үсергә ярдәм итә.  Үзенең туган ягының тарихы белән кызыксынган, сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк булган бала беркайчан да начар юлга тайпылмас.

     “Укучының мәдәни көндәлеге”  - дигән проект кысаларында  безнең укучыларыбыз гына түгел, әти-әниләр, хәтта әби-бабайлар да ешрак мәдәният оешмаларына йөри башладылар, бу бик яхшы күренеш. Бу проектка быел да 16 сентябрь көнне старт бирелде, мәктәпләрдә мәдәни дәресләр үткәрелде.

    Хөрмәтле әти-әниләр, нәни дусларыбыз, мөгалимнәр! Сезне шушы матур көндәлекләр белән Галия Кайбицкая исемендәге музейга эскурсиягә, төрле мәдәни чараларга көтеп калабыз.

Эльмира Сафина,

Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International