Олы Кайбыч ял паркында “Мин туган ягымны яратам” дип исемләнгән күңел ачу чаралары узды. Кайбыч районы «SаМоSтоятельные дети» проектының катнашучылары “Елмаю белән аралаш” дигән республика акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты – эчүчелек, наркомания кебек начар гадәтләргә каршы чыгу. Шулай ук «Мин Кайбычны яратам» исемле асфальтта рәсем ясау конкурсы узды.