Бүген Кайбыч үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп Сафиуллина Гөлнара Илдүс кызы билгеләнде. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А. Ю. Вафин таныштырды. Ул бу көнгә кадәр баш табиб булып эшләгән Магомедов Газимагомед Магомед улына күпъеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин Магомедовка рәхмәт хаты тапшырды.
Г.И. Сафиуллина күп еллар баш табиб урынбасары вазифасын башкарды. Аның эш стажы 16 елдан артык.