Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйм!
Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын! Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасының
Кайбыч муниципаль районы башлыгы А. И. Рәхмәтуллин