ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Буген Олы Тәрбит авылыннан Мария Батмановага 90 яшь.  Аны олы юбилее белән район Башлыгы Альберт Рахматуллин котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путиннын котлау хатын тапшырды.


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Буген район Башлыгы Альберт Рахматуллин  Иске Тәрбит һәм Кошман авыл җирлекләрендәге яңа төзелгән биотермик чокырларны карады.

Бүген Юрий Валтер улы Михайловнын туган көне


31
июль, 2017 ел
дүшәмбе

28 нче июль көнне Кайбыч районының «Ак жилкән» халык театры коллективы, Ләбиб Леронның «Кук кугәрчен кукләрдә»  спектакле белән Әтнә районында  чыгыш ясады

26 нчы июль көнне Иске Чәчкаб мәдәният йорты алдындагы мәйданда кичәгә жыелган халык өчен " Зәлидә" - кичке уен оештырылды

Узган якшәмбедә Олы Кайбычтагы Сабантуй мәйданыннан яңгыраган шат авазларны район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесе ишеткәндер


28
июль, 2017 ел
җомга

26 нчы июль көнне Кайбыч районының «Ак жилкән» халык театры коллективы, Ләбиб Леронның «Кук кугәрчен кукләрдә»  спектакле белән Буа районы Толымбай авылында чыгыш ясады . Авыл халкына, җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт сүзлэрен житкерәсебез килә! 


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Элек, җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Кайбыч балык хуҗалыгы” җәмгыяте хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен хезмәттәге уңышлар белән каршы алды. Әлеге оешманың генераль директоры Гомәр Җамалетдинов һөнәри осталыгы, балыкчылык тармагын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ә баш балыкчы Лидия Чиркова, өлкән балыкчы Александр Бердников һәм баш бухгалтер Гөлнур Мостафина Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

«Алтын каләм» республика фестивалендә татар журналистикасы юнәлешендә Гран-прины Кошман кызы Чулпан Гарифуллина яулады. Быел Олы Кайбыч мәктәбен медальгә тәмамлаган Чулпан хәзер КФУның журналистика факультетына укырга керергә әзерләнә. Чыгарылышлар әле үзләренә югары уку йортларын сайлый гына, ә Чулпанны инде студент дип санарга була. Чөнки Гран-при аңа ташламалы шартларда укырга керер­гә нигез бирә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International