Экологик куркынычсызлык елы кысаларында советның чираттагы утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин каты коммуналь калдыклар мәсьәләсенә дә кагылды.
2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән КамАЗ шасси янгын сүндерү автомобильләренә капиталь ремонт программасы старт алды.
Федоровское авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлады. Төзелеш республика программасы кысаларында бара.
20 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында " Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстандагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә 10 ел тулуны бәйрәм иттеләр.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Подберезье авылында юл эшләренең барышы белән танышты. Ул подрядчы оешма җитәкчесе Рөстәм Хикмәтуллин белән барлык җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм юл төзелешен тизләтү буенча тәкъдимнәр калдырды.
2014 елның 30 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан пенсия тупланмалары акчаларын Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан иминиятләштерелгән затның варисларына түләү кагыйдәләрен раслаган 711 номерлы карар кабул ителде.
Бүген күпчелек дәүләт хезмәтләрен өйдән чыкмыйча интернет аша алырга мөмкин.
Бүген мәгариф бүлеге начальнигы Хәмидуллин Ильмас Ильдар улы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Туган көне белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, аңа ныклы сәламәтлек һәм яңа эшендә уңышлар теләде.
Бүген Дубрава җәмгыятенең Ульянково сөт-товар фермасы базасында, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә, барлык авыл хуҗалыгы формированиеләренең җитәкчеләре, идарәчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм ясалма орлыкландыру белгечләре белән семинар узды.
Кичә "Миләшкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм мәктәп балалары район мәдәният йортында узган юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үткәрелгән чарада катнаштылар.