Бүген Дубрава җәмгыятенең Ульянково сөт-товар фермасы базасында, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә, барлык авыл хуҗалыгы формированиеләренең җитәкчеләре, идарәчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм ясалма орлыкландыру белгечләре белән семинар узды. Семинарда шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев, район звеносының терлекчелек белгечләре катнашты.