ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

20 октябрь көнне Хуҗа Хәсән мәктәбенең Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендәге яшь армиячеләре Ульяновскида шефлыкка алынган частьтә булдылар.
 


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

15-20 октябрь көннәрендә Кайбыч районы мәктәпләрендә «Парламент, җәмгыять һәм мин» дигән темага парламент дәресләре узды. Әлеге дәресләр барышында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, авыл җирлеге башлыклары балаларны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеше белән таныштырдылар, һәр граждан тормышында дәүләт хакимиятенең роле турында сөйләделәр.

 Бу юлы  район башлыгына үзләренең сораулары белән 8 кеше килде.  Күп кенә сорауларга җавап бирелде һәм карарлар кабул ителде.


 

Бәрлебаш авылында Үзәк (Центральная)  урамында 200 метр озынлыкта вак таштан юл җәелә. Эшне "Вираж-плюс" җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте подрядчы оешмасы башкара. Бәрлебаш авылында эшләр тәмамланганнан соң, әлеге подрядчы оешма Олы Кайбыч авылында Яр буе (Набережная) урамында юл салачак.
 

«Турникетсыз атна» Бөтенроссия акциясе кысаларында Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 18 октябрь көнне "Казан тегермәне" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Колаңгы икмәк кабул итү предприятиесендә булдылар. Әлеге проектның идеясе мәктәп укучыларының предприятие эше белән турыдан-туры танышуыннан гыйбарәт. Акция балаларга үзләрен кызыксындырган мәгълүматны алу һәм хезмәткәрләр һәм белгечләр белән аралашу мөмкинлеге бирә.

 


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кызлар тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә акча түләргә вәгъдә итә. Шулай ук гаризаны тиз арада — 1 ноябрьгә кадәр шәхсән Пенсия фонды органнарында тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә.

Барыгызны да 5 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак Габделфәт Сафин концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 400-500 сум. Белешмәләр өчен телефон: 2-13-12, 2-16-72
 

25 нче октябрь көнне 15.00 сәгатьтә  Кайбыч мәдәният йортында «Болгатып бутадык» дип исемләнгән көзге тамаша тәкъдим ителә. Шулай ук фойеда мәдәният хезмәткәрләренең  “Көзге кәеф” дип исемләнгән күргәзмәләрен дә күрә аласыз. Керү 100 сум. Рәхим итегез!

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 20 октябрьдә районда 3221 гектар мәйданда шикәр чөгендере җыю тулысынча төгәлләнде. Туфрак эшкәртү ахырына якынлаша. "Туган як-Агро" хуҗалыгында һәм "Агрофирма "Дубраваның" 1 нче һәм 2 нче филиалларда эшкәртү төгәлләнгән, өченче филиал бетереп килә.

Бүген Россия Кораллы Көчләре сафына биш якташны озаттылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International