Игътибар! Мессенджерларда хәбәрләр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

           Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына күчерелгән акчалар турында шәхси банк счетына киңәйтелгән өземтә сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра. Түләү документларында пенсия күләме "өлешчә түләү" дип саналса, Пенсия фонды ышаныч кәгазе буенча акча ала.
           Әлеге рассылка мошенниклар эше!

            Игътибар итегез, Пенсия фонды линиясе буенча барлык түләүләрнең күләме пенсия һәм пособиеләр алган вакытта квитанциядә күрсәтелгән, РПФ органнарына выписканы сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шулай ук, пенсия күләмен һәм башка түләүләрне сез гражданнарның шәхси кабинетында Россия Пенсия фонды сайтында онлайн рәвештә тикшерә аласыз.
            Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International