15 май көнне Олы Кайбычта район, республика һәм халыкара олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга, шулай ук укучыларны әзерләгән укытучыларга акчалата сертификатлар тапшырылды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучыларга һәм педагогларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, залда яшь буынның иң яхшы вәкилләре: сәләтле, иҗади, креатив фикерле кешеләр булуын билгеләп үтте. Ул барлык җиңүчеләрне һәм призерларны җылы котлады, яңа җиңүләр теләде, педагогларга укучыларны сыйфатлы әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Җиңүчеләр арасында 6 укучы бар - Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Аделия Садыйкова, Гөлчәчәк Газимҗанова, Артем Николаев, Федоровское мәктәбе укучылары Булат Хуҗин һәм Алинә Фәхреева, Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы Баязит Хәсәнов. Аларның барысына да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулыннан акчалата сертификатлар тапшырылды.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5209087.htm.