14 май көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт комплексында Кайбыч районы оешуга 28 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионатының финал этабы узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, район үзәк сырхауханәсе 1 урынны алды, 2 урынны - Совет-башкарма комитеты һәм 3 урынны - мәгариф бүлеге командалары яулады. Чемпионат җиңүчеләрен һәм призерларын район башлыгы исеменнән "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин котлады. Барлык җиңүчеләргә дә медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5206607.htm.