Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне - 115 янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Дамир Ибраһимовны, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаны һәм Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллиннны котлап китте. Район башлыгы аларга эшләрендә һәм тормышта уңышлар теләде.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .
28 июнь көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин белән берлектә районның мәгариф учреждениеләрендә булды. Ул Иске Чәчкап һәм Олы Кайбыч мәктәпләрендә булды, аның бинасы торышы белән танышты, сыйныфларны, спорт залын, музейны, мәктәп бакчасын карады, шулай ук мәктәп яны лагере балалары белән аралашты, аларга күңелле каникуллар теләде. Мәктәпләрдә эшләрнең торышы турында Иске Чәчкап мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов һәм Олы Кайбыч мәктәбе директоры Рамилә Миңнуллина хәбәр итте.
21 июньдә Яшел Үзән шәһәрендә янгын сүндерү-коткару бүлекчәләренең газ һәм төтен саклау хезмәте звенолары арасында хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланган республика ярышларының икенче этабы узды. Әлеге ярышларда безнең районнан 115 янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы катнашты һәм киеренке көрәштә Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасындагы 9 команда арасында мактаулы 3 урынны алды. Без аларны котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, пестицидлар һәм агрохимикатлар «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында» Россия Федерациясе законнары нигезендә кулланыла.
Ел саен Татарстан энергетиклары һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан электр белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен аңлату буенча махсус программа үткәрелә. Аның бурычы-мәктәп укучыларында электр җайланмалары янында куркынычсыз тәртип урнаштыру белән бәйле күнекмәләрен ныгыту, шулай ук көнкүреш электр приборлары белән куркынычсыз эш итәргә өйрәтү. Нәкъ менә шуңа күрә «Челтәр компаниясе» ААҖ белгечләре каникуллар вакытында мәктәп укучылары белән очрашып, балаларга электр белән куркынычсыз дус булу турында акцияләр үткәрә.
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә кабул итүгә язылу 8 (843) 236-61-64 телефоны буенча башкарыла
Социаль акция кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе белән 30 комплект документ кабул ителгән. Әлеге документлар дәүләт кадастр исәбен һәм дәүләт теркәвен гамәлгә ашыру өчен эшләнгән. Шулай итеп, 30 ветеран кыска вакыт эчендә күчемсез милек рәсмиләштергән.
Бүген 9 егет - Олы Кайбычтан Ирек Зиядиев, Илназ Миңнуллин, Наил Сәгъдиев, Кече Кайбычтан Илнур Хикмәтуллин, Мөрәле авылыннан Илнур Сәйфетдинов һәм Илназ Әхмәтҗанов, Кошманнан Нәфкат һәм Шәфкать Фәйзуллиннар, Федоровскидан Илмас Фролов армиягә китте. Бу көнне аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озатты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт, исән-сау өйгә кайтырга теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.