ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 6 сентябрендә районның клуб учреждениеләре хезмәткәрләренең Апас һәм Кайбыч районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге өлкән тикшерүчесе Шәфигуллин Илшат катнашында эш киңәшмәсе узды.  Үз чыгышында ул кешеләр күпләп җыела торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, беренчел янгын сүндерү чаралары турында, гадәттән тыш хәлләр вакытында - янгын һәм янгын вакытында эш урыннарында ничек эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.   Бу профилактик эш ел саен мәдәният хезмәткәрләре белән үткәрелә, авыл клубларында һәм мәдәният йортларында клуб формированиеләренең эшен дә исәпкә алып башкарыла.
 

Марат  Әхмәтов бүгенге  көннән гадәттәге  көзге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренең  эшли башлавы  турында  да  әйтте,  алар  һәр атнаның  шимбәсендә    28 декабрьгә  кадәр  булачак. 


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланганнан соң, гадәттәгечә, җир пайларының милекчеләренә ашлык өләшү башлана. Надеждино авыл җирлегендә яшәүчеләргә бүгенге көндә 211 центнер арпа һәм 215 центнер бодай бирелгән.
 

14 сентябрь көнне Казан шәһәренең "Бәхетле" сәүдә үзәгенең машина кую мәйданчыгы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда безнең районнан "Кубня", "Дубрава", "Золотая Нива", "Родина", "Подберезье", "СЛ-Агро" авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре, шулай ук Мәлки авыл җирлеге, икмәк комбинаты, "СЛ-Молоко", авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.
 

"Иң җырлы авыл" район фестиваленә йомгак ясалды. Республика көне бәйрәмендә "Иң җырлы авыл" конкурсында катнашучылар Сабантуй мәйданы сәхнәсендә чыгыш ясау хокукына лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.
 

10 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Актаныш авылында, Башкортостан республикасы чигендә, Татарстан Республикасының «Авыл яшьләре» XI җәйге авыл спорт уеннарының финал этабы узды. Бу уеннарда барлык 43 авыл районыннан җыелма командалар, шул исәптән Кайбыч муниципаль районы да катнашты. Гомуми йомгаклау зачетында Кайбыч муниципаль районы җыелма командасы 17 нче урынны алды. 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне  шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.
 

Хөрмәтле Александр Николаевич! Сезне чын йөрәктән күркәм юбилеегыз белән котларга рөхсәт итегез! Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм оптимизм телим! Сезгә һәрвакыт барсында да уңышлар юлдаш булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим!
 

Бүген ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов исеменнән Кайбыч районы Хисап палатасы рәисе Александр Кучумов исеменә юбилей уңаеннан котлау хаты килде. Анда әйтелә:

"Хөрмәтле Александр Николаевич! Чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлыйм! Сезгә хас һөнәри осталык һәм җаваплылык эшегездә лаеклы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итсен. Бу истәлекле көндә җаваплы эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим".

14 сентябрь көнне безнең районның яшь армиячеләре "Юнармия" штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендә Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар. Алар Казан югары команда (танк) училищесында, "Россия - минем тарих" тарихи паркында, Татарстан Республикасы Милли музеенда, шулай ук Казан Кремлендә дә булдылар. Яшь армиячеләр бу экскурсиядән үзләренә файдалы мәгълүмат алдылар һәм туган якларына зур тәэсирләр белән кайттылар.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International