Кайбыч сырхауханәсе бөтен теләүчеләрне 25 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кан бирергә чакыра. Бу көнне сырхауханә территориясендә мобиль комплекс торачак. Кан доноры булып 18 яшьтән алып медицина тикшерүен узган эшкә яраклы гражданин була ала.
11 сентябрь көнне Казан шәһәрендә «Иң яхшы мәктәп директоры» грантына дәгъва кылучы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен конкурс сынауларының турыдан – туры этабы узды. Кайбыч муниципаль районы данын Олы Урсак төп мәктәбе директоры Җиһаншин Алмаз Равил улы яклады.
Татар токымлы атларны ничек кабат үрчетә башлау турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татарча басылып чыккан китаптан укып белеп була.
14 сентябрь көнне Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе коллективы Чуваш Республикасының Канаш шәһәренең "Туган якны өйрәнү музее" нда булып кайтты. Биредә укытучылар шәһәр тарихы белән таныштылар, мастер-класс үткәрүдә катнаштылар, балчыктан әвәләп ясау остасының ничек итеп ваза ясаганын күрделәр, ахырда балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгатьләр, нигездә, җир һәм торак характерындагы, шулай ук матди ярдәмгә кагылышлы иде. Кабул итүгә 9 кеше язылды. Аларның барысына да аңлату җаваплар бирелде.
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты республика ачык телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. 25 сентябрьгә кадәр республика предприятиеләренең үзешчән артистлары һәм иҗат коллективлары «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә ел саен үткәрелә торган конкурста катнашуга гариза бирә алалар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда көзге бодай чәчү бара. "Кубня" агрофирмасы (97 %), "Дубрава" (77 %), "Туган Як-Агро" (81%) хуҗалыклары чәчүне тәмамлап киләләр, ә "Золотая Нива", "Подберезье" агрофирмасы хуҗалыклары чәчүне төгәлләделәр. Шулай ук районда туфракны төп эшкәртү бара, ул 28 процентка төгәлләнгән.
2019 елның 17 сентябрендә Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы "Росток" "психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге" дәүләт автоном белем бирү учреждениесе белән берлектә 2019/2020 уку елында укучыларга социаль-психологик тест үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
16 сентябрьдә үз көченә кергән мөһим яңалыклар арасында кадастр инженерларының Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат соратып алу хокукын раслау, шул исәптән күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турындагы мәгълүматларны да.
Хөрмәтле салым түләүчеләр!