30 сентябрь көнне "Авыл Дэнс" хореография коллективы Казан шәһәрендә "Шаян ТВ" тапшыруында катнашты. Аларның чыгышын 18 октябрьдә күрсәтәчәкләр.
2019 елга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп чараларының комплекслы планы нигезендә, 2019 елның 1-2 октябрендә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә «Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планын РФ Президенты гамәлгә керткәндә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы әзерлегенә китерү буенча чаралар оештыру»темасы буенча штаб өйрәнүләре уздырылачак.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Әлеге бәйрәм аша без күпне күргән, күпне кичергән өлкән буын вәкилләренә ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез.
Яшь белгечләр авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3%ка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтте.
Соңгы бер атна эчендә республикада 1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды, 256 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылды. Шул чор эчендә Татарстанның шикәр заводларында 20,4 мең тонна шикәзр комы җитештерелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары "Россиянең яшь эшкуары-2019" Бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта анкета тутырырга кирәк: molpred-116.ru һәм почтага бүген турыдан-туры җибәрергә info.mpr2019rt@mail.ru. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлгән кеше СММ буенча онлайн-курс бүләк алачак.
28 сентябрьдә районның авыл хезмәтчәннәре Казанның Яңа Савин районында көзге ярминкәдә сәүдә иттеләр.
29 сентябрь көнне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, Федоровское урта мәктәбе директоры Михаил Серяков һәм "Грация" бию коллективы составындагы район делегациясе Ульяновск шәһәрендә булып кайтты. Әлеге чара "Мостовая Слобода" микрорайонына 370 ел тулу уңаеннан үтте. Юбилей уңаеннан бәйрәм программасы да оештырылган иде.
Бүген Олы Кайбычта Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкә ассортименты белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да шәхсән үзе танышты.