ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген  Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының терлекчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде.

Шушы көннәрдә «Кайбыч РҮХ» ДАССОның шоферы Шакиров Рамил Габдрәшит улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүчесе Дания Бәдертдинова котлады. Ул аңа сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды, шулай ук нык сәламәтлек һәм эшендә уңышлар теләде. Бу көнне шулай ук Рамил Габдрәшит улын Кайбыч үзәк район хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина һәм аның эш буенча хезмәттәшләре котладылар.

Шимбә көнне, 5 октябрьдә,    Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә   авыл  хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча  гадәттәге  ярминкәләр  эшли  башлый.    Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр, аның  социаль  әһәмияте  бик  зур.  


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 7 октябрендә Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар декадасына багышланган олы яшьтәге кешеләр өчен Спартакиада үткәрелә. Программада: йөзү, өстәл теннисы, дартс, шашка һәм шахмат. Команда составы-чикләнмәгән! Ярышлар 8 сәгатьтә башлана. 
 

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә  узган     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  катнашты,  ул  Россия  Федерациясе субъектларында  туфракны  известьлауны  башкару  мәсьәләләренә  багышланган  иде.   

 

1 октябрь көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Кубня" агрофирмасы җитәкчесе Валерий Поляков белән берлектә, Мәлки, Чүти, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә булып, өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.
 

2 октябрь көнне район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара булып узды.
 


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1 октябрь, 2019 ел. Апас районында "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең зона туры узды.
 

19 сентябрь көнне Югары Ослан районы мәдәният йортында "Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты - 2019 " Республика конкурсының зона этабы булып узды. Безнең районнан Каргалы авыл клубы методисты Смелова Е.А., 100 кешегә кадәр кеше номинациясендә Иске Тәрбит КФҮ методисты Тимофеева Л.М., 500 кешегә кадәр кеше, Колаңгы күп функцияле үзәге методисты Развалова Н.А., 500 һәм аннан да күбрәк кеше номинациясендә катнаштылар. Муниципаль этапта җиңүче һәр катнашучыга түбәндәге конкурс биремнәрен үтәргә кирәк иде: үзенең мәдәни – ял итү учреждениесе, клуб оешмалары эшчәнлеге һәм учреждениедә уздырыла торган чаралар турында презентация. Икенче задние: фольклор коллективлары һәм мәдәният йортында эшләп килүче башка клубларда катнашучылар катнашында музыкаль номер. Зона этабы нәтиҗәләре республика буенча барлык зоналарны уздырганнан соң билгеле булачак. Җиңүчеләр шәһәр күләмендә узачак йомгаклау республика конкурсына чакырылачак
 

1 октябрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2019" республика конкурсының зона туры булып узды. Кайбыч районын Иске Тәрбит урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Яковлев Виктор Иванович тәкъдим итте.  Ул әлеге конкурсның лауреаты булды һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, РКДН рәисе Л.Р. Фазлыеваның дипломы һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы сертификаты белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International