ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Олы Подберезье авылында Казан шәһәренең 7 нче шәһәр хастаханәсенең мобиль күчмә поликлиникасы үз эшен башлады.  Район халкын медицина комплексында табиблар - кардиолог, невролог, офтальмолог, кан тамырлары хирургы, гинеколог, уролог кабул итәләр.

30 ноябрь көнне «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында укучыларның район Спартакиадасы кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучылары командалары арасында баскетбол буенча ярышлар узды, анда 13 мәктәптән командалар катнашты. Нәтиҗәләр буенча, турнир җиңүчеләре һәм күчмә кубокка өченче ел рәттән Иске Чәчкап төп мәктәбенең финалда Олы Кайбыч урта мәктәбеннән яшьтәшләрен җиңгән яшь баскетболчылары лаек булды. Ярышлар шартлары буенча, әлеге кубок аларның даими сакланышында калачак. Борындык һәм Чүти гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында өченче урын өчен уенда киеренке көрәш килеп чыкты – бары тик өстәмә вакытның соңгы секундларында гына Борындык төп мәктәбе командасы бронза медальләргә лаек булды. Турнирның барлык призерлары район башлыгы исеменнән истәлекле медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр, аларны яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина һәм «Форпост» үзәге директоры Юрий Михайлов тапшырдылар.
 

28 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә бадминтон, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү, шахмат буенча ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Анда безнең районның муниципаль хезмәткәрләре командасы да катнашты һәм республиканың 13 районы арасында 8 нче урынны яулады.
 


30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Әгәр эш бирүче «конвертта» хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләсә, хезмәткәрләр бу хакта «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча сылтама аша күчеп хәбәр итә ала https://uslugi.tatarstan.ru.
 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы «Өмет «комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 2019 елның 2 декабреннән башлап эш көннәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 8(84370)-210-93 телефоны буенча «кайнар линия» оештырылачак дип хәбәр итә.
 

2019 елның 2 декабрендә 10.00 сәгатьтә Совет һәм Башкарма комитет бинасында (Олы Кайбыч авылы, Солнечный Бульвар урамы, 7 йорт) алимент түләүдән качып йөрүче гражданнар белән Хокукый ярдәм көне узачак.
 

1 декабрь - "Бердәм Россия" партиясенең туган көне. Шул уңайдан партиянең Кайбыч җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрик итә.

 


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Кайбыч районы үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге шәфкать туташы Гарафутдинова Рокия Закирҗан кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Оркыя Закирҗановнага нык сәламәтлек, иминлек теләде, район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
 

28 ноябрь көнне Колаңгы тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче, социаль хезмәтләр алучы Яшина Галина Архип кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне юбилярны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нигматзянова Гөлия Насыйх кызы һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Басырова Ләйсән Рифат кызы котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
 

Балалар сәнгать мәктәбендә һәр уку елы кечкенә генә әкияттән башлана, анда яңа геройлар — безнең яраткан беренче сыйныф укучылары барлыкка килә.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International