Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның "Бердәм Россия" партиясенең туган көне белән котлавы

2019 елның 30 ноябре, шимбә

1 декабрь - "Бердәм Россия" партиясенең туган көне. Шул уңайдан партиянең Кайбыч җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрик итә.

"Хөрмәтле коллегалар, фикердәшләр! "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. "Бердәм Россия" партиясе кешеләрнең бердәмлеген, районыбыз һәм республикабызның икътисади һәм социаль тотрыклыгын ныгытуга карата игелекле ихтыяр символы. Партия конкрет эшләр белән үз өстенә җаваплылык алырга һәм иң авыр хәлләрдә карарлар кабул итәргә сәләтле булуын раслады. "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан уникаль эш тәҗрибәсе тупланган, җирле һәм федераль партия проектлары гамәлгә ашырыла, партия чаралары үткәрелә. Безнең активта яхшы эшләр, инициативалар күп, нәкъ менә "Бердәм Россия" сәяси эшчәнлеге нәтиҗәсендә безнең җәмгыять һәм тулаем дәүләт, шулай ук безнең район тормышында да уңай үзгәрешләр бар.

Чын күңелдән сезгә кече Ватаныбыз - Кайбыч районының чәчәк атуы өчен партия һәм һөнәри эшчәнлектә иҗади уңышлар, бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм яңа җиңүләр телим!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International