Бүген Олы Подберезье авылында Казан шәһәренең 7 нче шәһәр хастаханәсенең мобиль күчмә поликлиникасы үз эшен башлады. Район халкын медицина комплексында табиблар - кардиолог, невролог, офтальмолог, кан тамырлары хирургы, гинеколог, уролог кабул итәләр.
Кабул итү "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Мобиль поликлиника" Республика проекты кысаларында алып барыла.