Балалар сәнгать мәктәбендә һәр уку елы кечкенә генә әкияттән башлана, анда яңа геройлар — безнең яраткан беренче сыйныф укучылары барлыкка килә.
28 ноябрь көнне Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә яшь музыкантларга багышланган чара узды. Җиде беренче сыйныф укучысы-Тимергалиева Ралина, Ботанов Искәндәр, Любавина Вероника, Эрджанов Камил, Крысанова Софья, Багавиев Илдус, Крысанова Радмила быел районның өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе укучылары сафын тулыландырдылар.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5928807.htm.