30 ноябрь көнне «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында укучыларның район Спартакиадасы кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучылары командалары арасында баскетбол буенча ярышлар узды, анда 13 мәктәптән командалар катнашты. Нәтиҗәләр буенча, турнир җиңүчеләре һәм күчмә кубокка өченче ел рәттән Иске Чәчкап төп мәктәбенең финалда Олы Кайбыч урта мәктәбеннән яшьтәшләрен җиңгән яшь баскетболчылары лаек булды. Ярышлар шартлары буенча, әлеге кубок аларның даими сакланышында калачак. Борындык һәм Чүти гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында өченче урын өчен уенда киеренке көрәш килеп чыкты – бары тик өстәмә вакытның соңгы секундларында гына Борындык төп мәктәбе командасы бронза медальләргә лаек булды. Турнирның барлык призерлары район башлыгы исеменнән истәлекле медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр, аларны яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина һәм «Форпост» үзәге директоры Юрий Михайлов тапшырдылар.