РФ Хөкүмәтенең 24.04.202020 ел, № 576 карары белән 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде.
2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.
Атна дәвамында кергән сорауларга Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы экспертлары 27 майда җентекләп җавап бирәчәк. Белгечләр «игелекле эшләр көне» фондының телефонына мөрәҗәгать итүчеләр белән элемтәгә керәчәкләр һәм кергән сорауга карап, конкрет ситуациядә гамәлләр алгоритмын күрсәтәчәкләр, нинди документлар әзерләргә кирәк һ. б.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча да Росреестрның 8(800)100-34-34 колл-үзәге бердәм түләүсез белешмә телефоны буенча консультация алырга була.
Бүген һәм иртәгә, 21, 22 май көннәрендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы җирле үзидарә вәкиллекле органнарына кандидатларны электрон сайлап алу буенча алдан тавыш бирү уза.
Бүген, 21 май көнне, Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Турминское авылында яшәүче Рыжова Елена Николаевнаны короновирус йогышы белән бәйле видеоэлемтә аша 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Рыжова Елена Николаевна 1930 елның 21 маенда туа. Гомер буе сыер савучы булып эшли. 1957 елда кияүгә чыга, ире Николай тракторчы булып эшли. Ирле-хатынлы 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта аларны кызлары Татьяна карый. 2017 елда Елена һәм Николай Рыжовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Бүген Кайбыч районына 222 тартмадан торган азык-төлек җыелмалары китерелде. Волонтерлар аларны адресатлар буенча китерү эшен башлап җибәргән инде.
Элегрәк безнең районга ялгыз яшәүче пенсионерлар , җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәр, пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән 8 яшьтән өлкәнрәк балаларга азык-төлек җыелмалары булган 240 тартма кайтартылган иде инде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч авылында яшәүче Гарифуллиннар һәм Гыйниятуллиннар гаиләләренә азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Корылмаларны төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү өчен төзелештә кулланыла торган төзелеш материаллары – аларны кире кайтару һәм алмашуга карата закон тарафыннан берничә нюанс каралган.
2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан, республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
"Кайнар линия" телефоны (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр.
Кайбыч районында беренче тапкыр авыл җирлекләренә аларны үстерү өчен ТР Хөкүмәтенең 4 грантын тапшырдылар. Грант Татарстан Республикасы авыл җирлекләре һәм шәһәр җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, Татарстан Республикасы Авыл һәм шәһәр җирлекләре халкының тормыш сыйфатын күтәрү максатларында бирелә. Аларны Олы Кайбыч, Кошман, Ябалак һәм Борындык авыл җирлекләре отты. 1 грант суммасы 1 .5 млн. сум. Бу акчаларга юллар салырга, территорияләрне төзекләндерергә, суүткәргечләр төзү белән шөгыльләнергә мөмкин.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Шүшермә авылында булды, анда откан грандка юл төзеләчәк.
Кайбыч районында армиягә беренче язгы озату булды.4 яшь егет-Олы Кайбыч авылыннан Шәфигуллин Марат Әнвәр улы, Морат авылыннан Царев Роман Сергеевич , Колаңгыдан Мостафин Элмир Эльфир улы һәм Гусинников Иван Валерьевич, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына китәчәкләр.
Аларга котлау сүзләре белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Макаров Алексей Николаевич мөрәҗәгать итте. Ул егетләргә яхшы хезмәт итүләрен теләде һәм Кайбыч егетләре үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәрләр һәм якташларын сынатмаслар, дигән ышаныч белдерде.