ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2014 ел
җомга
1 июньдә Мәлки һәм Олы Урсак авыл җирлекләрендә үзара түләү кертү буенча җирле референдум үткәрелде.

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Халкыбызның ел буена көтеп алган милли бәйрәме Сабантуйлары да җитте. Ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләргә тугры калып, шаулатып-гөрләтеп үткәрәләр аны бездә.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Табигать безне тагын сынарга уйлый бугай. Корылыгы белән. Алтынга тиң бөртек­ләр­не җир куенына салганнан бирле  яңгырның рәхәтләндереп яуганы юк әле. Хәзер бар көчне терлек азыгы әзерләүгә юнәлтү зарур.
“Бердәм Россия” партиясенең беренчел бүлекчәләрендә агымдагы елның 14 сентябрендә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау яктылыгында җыелышлар уза.
Танылган уйлап табучы Калашниковлар, Туполев, Королевларның дәвамчылары мәктәпләрдә тәрбия­ләнә. “Экология, мәдәният, мәгариф” өстәмә белем бирү үзәгендә эшләүче педагоглар да шуңа омтыла һәм аерым уңышларга да ирешә. Әле күптән түгел генә Казанда  узган “XXI гасыр Кулибиннары” дигән олимпиада да шушы үзәктә шөгыль­ләнүче Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбнең сигезенче класс укучысы Илһам Гыйниятуллин беренче урынны яулап кайтты.
Районыбызның яшь спортчылары бадминтон буенча җиңү арты җиңү яулый. Республиканының Бадминтон федерациясе 1-2 июнь көннәрендә Сабада Татарстанның бадминтон буенча өметләре” дип исемләнгән шәхси-команда беренчелегенә ярыш үткәрде.
Паспорт – рәсми документ, ул сезнең шәхесегезне раслый. Аны күрсәтеп, сез үзегезнең Россия Федерациясе кешесе булуыгызны да дәлиллисез. Аның буш битләрене һич кенә дә телефон, ИНН номерларын, пин-кодны язарга ярамый.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Елдагыча быел да авыл хуҗалыгы, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре фермалардагы терлекләр өчен яфраказык әзерләүгә кереште.
Витаминга бай яфраказык аеруча яшь терлекләр организмына файдалы.
Чит кеше ярдәменә мохтаҗ Евдокия әби үзен кайгыртучыларга рәхмәтле. Биш ел инде утырып-ятып кына тора ул, йөри алмый.
Коры һава саклануы нәтиҗәсендә урманнарда янгын чыгу куркынычы артты. Шуңа да Татарстан Министрлар Кабинетының 2014 елның 23 маендагы карары нигезендә махсус режим кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International