Мәлки һәм Олы Урсак авыл җирлекләрендә җирле референдум узды

2014 елның 6 июне, җомга
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, Мәлкидә узган референдумда җирлектә яшәүче 552 сайлаучының 478е катнашты. Аларның 421е үзара түләү кертелүгә ризалыгын белдерде. Олы Урсакта җирлектәге 378 сайлаучының 369ы  референдумга килде һәм 367се үзара түләүне  яклап тавыш бирде. Бу хакта муниципаль район сайтының (www.kaybici.tatarstan.ru.) территориаль сайлау комиссиясе бүлегендә тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. Ябалак, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә референдум 15 июньдә, Ульянково һәм Мөрәле авыл җирлекләрендә 22 июньдә уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International