Кайбычның яшь бадминтончылары республика бәйгесендә беренче урынны яулады

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Татарстан тарихында әле беренче генә тапкыр үт­кәрелгән бу ярышта бадминтон буенча республиканың иң көчле командалары үзара көч сынашты. Бәйге ике яшь төркемендә – 2003-2004 елгылар, 2005 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында барды.

– Кайбычлылар әлеге ярышка бик ныклап әзерләнде. Нәтиҗәдә, безнең команда, алдагы ярышларда республикада үз­ләрен иң көчлесе итеп таныткан Саба, Алексеевский районнары командаларыннан да өстен чыгып, беренче турнирның беренче җиңүчеләре булды, – дип куанычы бе­лән уртаклашты район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов.

Ярышта Борындык төп мәктәбеннән – 7, Федоровское урта мәктә­бен­нән – 4, Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән – 2, Мөрәле төп мәктәбеннән 1 укучы катнашты. Гомуми команда җиңүенә Адилә Хөс­нул­лина – 2 алтын, 1 көмеш, Гөлнара Федотова – 2 алтын, 1 көмеш, Диана Гобәйдуллина – 2 алтын, Полина Григорьева – берәр алтын,  кө­меш, бронза, Гүзәл Хәй­руллина – берәр алтын,  бронза, Рияз Гыймадиев – 1 алтын, 2 көмеш медаль отып, үзләреннән зур өлеш кертте.

Ярыш барган көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән Иске Чәчкабтан игезәкләр Ранис һәм Рамил Гаттаровлар, Борындыктан Диана Гобәйдуллина Бадминтон федерациясенең махсус бүлә­генә лаек булды.

Яшь спортчыларга килә­чәк ярышларда да уңышлар теләп калыйк.

 

 


Мингазиз Сунгатуллин


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International