Олы Кайбычта Сабантуе 7 июньдә узса, Олы Урсак, Борындык, Мөрәле, Кошман, Ябалак авылларында, “Ак Барс Кайбыч”ның өченче филиалында (“Гөбенә) бәйрәм 8 июньдә үтә. Бүген һәр җирдә аңа әзерлек эшләре алып барыла: хезмәт алдынгыларына, төрле уен-бәйгеләрдә, милли көрәштә, ат чабышларында җиңүчеләргә, халык талантлары – җырга, биюгә оста балалар, яшьләр, апа-абыйларга бүләкләр әзерләнә. Мәдәният хезмәткәрләре, өйдән-өйгә йөреп, сөлге-яулыклар да җыйды. Милли бәйрәмебезне оештыручылар аны быел да югары дәрәҗәдә, халыкка күңелле итеп үткәрүне максат итеп куйды. Төрле аттракционнарга бай балалар мәйданчыгының урыны бераз үзгәрде, ул хәзер волейбол уйный торган җиргә күчерелде. Сәүдә мәйданнарының да урыны киңәйтелде. Район Сабантуенда без барыбыз да яратып өлгергән Динә һәм Рафаэль Латыйповлар да чыгыш ясаячак. Бар серне дә ачып бетермибез, бәйрәм көнне барысын да үзегез күрерсез!