Олы Подберезье авылында яшәүче Евдокия Ермушинага 95 яшь тулды

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җил­кәл­әрендә татыган өлкән бу­ын кешеләре юбилейлары уңаеннан Россия Президенты исеменнән җибәрелгән хатларны ничек шатланып кабул итүләрен күрсәгез иде сез! Бөек Җиңүне якынайтуга керткән тырыш хезмәтләренә рәхмәт сүзләре бе­лән сугарылган ул хатлар алар өчен иң кадерле бү­ләк. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хат­ны укып та бирде, үз бүләген дә тапшырды.

– Тагын биш елдан сезне 100 яшьлек юбилеегыз белән дә котларга килә­чәкбез әле, – дип тә әйтеп куйды.   

Бөек Октябрь революциясеннән соң туган Евдокия ачлы-туклы бала ча­гын,  колхозлашу чорын, Бөек Ватан сугышы ел­ларын хәтерли әле. Дүрт абыйга бер сеңлекәш булса да, иркәләнергә туры кил­мәгән шул аңа. Бер абыйсы сугышта һәлак булган, калганнары да хәзер исән түгел инде. Бу хакта искә дә төшерәсе килми, күз­лә­рендә сагыш сирпелә. Гаи­лә корырга да насыйп булмаган. Кырык елдан артык мәктәптә җыештыручы булып эшләгән  Евдокия Гавриловнаны социаль хезмәткәр Вера Чекмарева карый.

– Без аны болай да яккан мунчабыздан, пешкән ашыбыздан калдырмый идек инде. Социаль хез­мәткәр итеп билгеләнгәч, икеләтә җваплылык тоям. Әбине карарга тормыш иптәшем Анатолий да булыша.  Без юкта ашыйсы килсә дип, кровать янындагы тумбочкада термоста чәй, азык-төлек калдырам, шуннан үзе алып ашый, – диде ул.

“Алтын тутыкмас, яхшылык онытылмас”, – диләр бит. Евдокия әби кебек ярдәмгә мохтаҗлар безнең дә кайгыртуга мохтаҗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International