ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сәхнәдән җыр агыла: “Җир йөзендә авыллар күп, тик безнеке бер генә”. “Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе” дигән китапны халыкка тәкъдим итү кичәсе әнә шулай туган авылга, туган нигезгә мәдхия җырлаудан башланып китте. Хуҗа Хәсәнем, дип өзелеп Казанда яшәүче авылдашлары Вячеслав Данилов әле яңа гына узып киткән Мәдәният елында халыкка мәңге тузмый торган зур бүләк ясады: шушы төбәк халкына багышланган китап чыгарды.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Яңа ел алдыннан бөтен җирдә кичәләр, тамашалар гөрли. Андагы иң истә кала торган күңелле мизгелләр, ул да булса – бүләкләр, күчтәнәчләр алу. Яңа елны каршыларга бер көн кала,Кече Кайбыч мәктәбендә дә шундый күңелле кичә булып узды. Авыл имамы Мәг зүм Тимершин биредә белем алучы унбер укучыга күчтәнәчләр тапшырды.
Җирлеккә өр-яңа “Шевроле-Нива” машинасын узган елның 26 декабрендә Татарстан муниципаль берәмлекләренең IX съездында тапшырылган иде. 
Ул көнне район Советының актлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Кайбыч мәктәпләрендә белем алучы укучыларның ата-аналары Татарстандагы иң көчле психологларның берсе- “Росток” психология-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Татьяна Бәширова белән очрашуга җыелды.
2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Быел республикада скверлар санын арттырырга, булганнарын яшелләндерергә җыеналар.

4
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Шүширмә авылы клубында да Чыршы бәйрәме быел да күңелле узды.
Кайбычның агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Яңа ел алдыннан Корноуходагы фермага киңәшмәгә җыелды.
3 гыйнварда Олы Кайбыч зиратында куакларны кисү буенча өмә үткәрелә.
-Яңа ел төне һәм 1 гыйнвар көне тыныч узды. Безгә хроник авырулы кешеләр, температурасы югары булучылар гына шалтыратты һәм аларга медицна ярдәме күрсәтелде"- диде үзәк сырхауханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге фельдшеры Зөлфия Баһавива.
“Кайбыч” боз мәйданында безнең хоккейчылар Казан шәһәренең “АЗС-Центр” хоккей командасы белән уйнады. Кайбыч командасының алыштыргысыз капитаны, тренер-уенчысы Илдус Вәлиуллин, “АЗС- Центр” командасыныкы – якташыбыз Радик Җамалетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International