ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә-берсекөнгә, гомумән, аннан ары ни буласын беребез дә белми. Көннәрдән беркөнне язмыш Кайбычка китерер дип, уема да кертмәдем. Ләкин шулай килеп чыкты: узып киткән җәйнең июлендә мин бирегә килдем.

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Гадәттә качману (крещение) салкыннары белән дан тотса да, быел бу көнне җылы булды, җепшетте. Ләкин салкыннар качмануга бераз тоткарланган булып чыкты, синоптиклар инде бу  атнадан суыклар вәгъдә итә. Әмма православ динен тотучылар өчен бу көн салкын булды ни дә, җылы булды ни: күбесе барыбер изгеләндерелгән суда коенып, җаннарын, тәннәрен сихәтләндерә.
2014 ел нәтиҗәләре буенча Кайбыч полиция бүлеге үз категориясендәге бүлекләр арасында унбишенче урында. Узган ел барлыгы 115 җинаять теркәлгән, бу 2013 елгыдан 28гә артыграк. Әлеге һәм башка мәгълүматлар полициянең 2014 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышта яңгырады.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең финалында катнашкан сәләтле балаларның традициягә кергән очрашулары  4 - 9 гыйнварда республикабызның иң гүзәл почмакларының берсендә – «Сосновый бор» исемендәге  ял  йортында узды.
Сабыйлар дөньяга килү соңгы вакытта сирәгрәк күренешкә әйләнеп бара һәм шуңа бәйле рәвештә районда демографик хәл кискенрәк тора. 
8-10 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы укучыларының Х Спартакиадасы кысаларында 1998-2001 елгы кызлар командалары арасында хоккей буенча чираттагы ярышлар булды.

19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган елда районда 72 никах теркәлгән. 30 пар аерылышкан. Узган елның 11 аенда 158 бала туган. 250 кеше бакый дөньяга күчкән.

17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Кайбычта район башлыгының оста итеп җырлавы, аның кул астында эшләүчеләрнең дә аннан калышмавы, биюгә, шаян сүзгә дә оста булулары хакында без болай да белә идек инде. Моңа кадәр куйган концертларында һәрчак тамашачы мәхәббәтен яулап килделәр бит. Бездә матур традицияләр дәвамлы: Яңа елга аяк басар алдыннан кабат сәхнәгә чыкты алар.
Авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары башланды. Әлеге җыелышлар 31 гыйнварга кадәр дәвам итә.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кече Мәмедә дә халык яшәеше өчен бөтен шартлар да тудырылган: заманча итеп төзелгән мәктәпләре, шунда ук балалар бакчасы эшли, почта, фельдшер-акушерлык пункты, әллә ничә кибетләре бар, шәһәрләр дә көнләшерлек мәдәният йортлары, китапханә, Саклык банкы бүлекчәсе эшли. Әмма соңгы өч елда җирлектә бер генә туй да узмаган, балалар бакчасына 13 кенә бала йөри, мәктәптә 53 укучы белем ала. Беркайчан да суүткәргече булмаган авылда бу юнәлештә дә зур эш башкарылды. Район башлыгы булып эшли башлавының беренче елында ук шушы мәсьәләне хәл итүгә алынган район җитәкчесенә бу җыелышта халык тагын бер тапкыр олы рәхмәтен белдерде. Миллионнарча сумнарга төшереп, суүткәргече суздылар монда, хәзер 37 кеше өйләренә су керткән. Әле кайчан гына керне автомат машина белән юарга хыялланган хуҗабикәләрнең хыяллары тормышка аша.  Җәйгә су кертүчеләр тагын да күбрәк булсын иде, дигән теләк белдерделәр. Элек суны үзләренең коесыннан алып яшәсәләр, хәзер башняга бәйле проблемалар килеп чыккан. Үтә салкыннарда башня кату сәбәпле, авылда берничә көн су булмаган. Алга таба да шундый хәл килеп чыкмасын өчен башняны карап торырга  аерым кеше билгеләргә килештеләр. Бортаста да җәен суүткәргеч торбаны алыштырганнар.

– Кече Мәмедәге күлдә казлар җәяү йөри, суы юк. Ә күл безгә бик кирәк, – диде Сергей Галанский. – Ярдәм булмасмы икән?

Яхшы экскаватор булса, мин үзем дә бу эштә булышачакмын дип әйтеп торучы бу абыйга мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышачакларын әйттеләр.

Авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева чыгышыннан соң, сораулар яңгырады. Кече Мәме, Бортасның кайбер урамнарында төнлә ут янмый дип зарланулары район башлыгын бик гаҗәпкә калдырды.

– Махсус программа нигезендә барлык авыл җирлекләрендә дә әлеге юнәлештә зур эш башкарылды. Сездә ут юк икән, бу инде җирлек хәл итәргә тиешле мәсьәлә. Атна-ун көн эчендә проблеманы хәл итегез. Ә менә Бортаста мәчет янындагы урамны 2016 елда төзекләндерү планына кертәчәкбез, – диде Альберт Рәхмәтуллин.  

Район үзәгендәге төрле оешмалардан килгән җитәкчеләр катнашында узган бу җыелышта террорчылыкны, эчкечелекне кисәтү, ялган аракы сату очракларын ачыклау һәм башкалар хакында да җитди сөйләшү булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International